Оешма турында

ДКССУ  "Махсуслаштырылган Республика балалар йорты"
- 3 структуралык бүлекчәдән торган аерым сәламәтлек саклау учреждениесе.
Биредә балалар тәрбияләнә, комплекслы медицина-психология-педагогик ярдәм, реабилитация (абилитация) һәм социаль адаптация алалар.
Оешмага яңа туу чорыннан 4 яшькә кадәр балалар, ВИЧ-инфекциясе буенча перинаталь элемтәдә булган балалар һәм ата-анасы карамагыннан калган ВИЧ-инфекциясе булган балалар керә.

Балалар йорты эшчәнлегенең төп бурычлары:

  • Ятим баланың һәм ата-анасы карамагынсыз калган балаларның тулы физик һәм психик үсешен тәэмин итү.
  • Яңа медицина-психология-педагогик технологияләр кертү белән комплекслы реабилитация (абилитация) үткәрү.
  • Ата-аналар карамагынсыз калган балаларның сәламәтлегенә, үсешенә һәм хәрәкәтенә системалы медицина-педагогик контролне гамәлгә ашыру.
  • Ятим балаларны һәм ата-аналар карамагынсыз калган балаларны социаль яклау, балаларны кабул итү һәм туган гаиләләренә опека һәм попечительлек органнары белән тыгыз бәйләнештә интеграцияләү.

Соңгы яңарту: 2022 елның 21 октябре, 18:56

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International