Балалар йортының тарихы

ДКССУ  «Махсуслаштырылган республика балалар йортының” үсеш һәм барлыкка килү тарихы

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы

 

1945 елның маенда Казан шәһәренең Свердловск районында, Казан шәһәре, Һади Такташ урамы адресы буенча, 100 урынга исәпләнгән «Ана һәм бала йорты» ачыла. Әлеге урын әти-әниләре сугыш вакытында һәлак булган ятимнәр, ташландык балалар, яшәр өчен тораклары да, акчалары да булмаган фронтовик хатын-кызларның балалары өчен туган йортка әверелә.

1953 елдан монда Колыма һәм Магадан төрмәсендә утыручы, ирегеннән мәхрүм ителгән әниләрдән туган балалар китерелә.

Бала тудырганнан соң үз балаларын гына түгел, ятим балаларны да имезүче йөкле хатыннар кабул ителә башлый. Алар тулысынча дәүләт карамагында була һәм әлеге оешмада «сөт анасы» штатына беркетелә.

1951 елда «Ана һәм бала йорты» 3-нче номерлы Балалар йортына әверелә, ә 1980 елдан аны 2-нче номерлы психоневрология Балалар йорты дип үзгәртәләр. 1988 елда «Балалар йорты», Казан шәһәре, Фучик урамы, 73 нче йорт адресы буенча урнашкан, 100 урынга исәпләнгән балалар комбинатының яңа җайлаштырылган бинасына күченә. 2004 елда оешма рухи халәтендә тайпылыйшлары, үзәк нерв системасы авырулары булган, физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «махсуслаштырылган» дип үзгәртелә.

2007 елның 27 февралендә Татарстан Республикасы Балалар йортлары ГУЗ «Махсуслаштырылган республика балалар йорты» һәм «2-нче номерлы балалар йорты»на берләштерелә. Хәзерге вакытта 1-нче бүлек иң олысы булып тора. 2011 елда «Махсуслаштырылган республика балалар йорты» Дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе «Махсуслаштырылган республика балалар йорты» дип үзгәртелә. 2017 елның ноябрендә оешма казенныйга әверелә.

ГКУЗ «Махсуслаштырылган республика балалар йорты» туганнан алып 4 яшькә кадәрге ятимнәргә, ата-ана каравыннан мәхрүм калган, физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларга тәрбия һәм белем бирү, медицина, социаль ярдәм күрсәтү өчен билгеләнгән Татарстан Республикасы Сәламәтлек Саклау министрлыгының дәвалау-профилактика оешмасы булып тора, шулай ук, ата-ана каравыннан мәхрүм калган, ВИЧ-инфекцияле һәм ВИЧ-йогышлы авырулар белән перинаталь элемтәдә булган балаларны кабул итә. 2014 елдан Балалар йортында паллиатив ярдәм күрсәтү бүлеге эшли. Авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдәге балалар өчен актив рәвештә медицина тернәкләндерүе алып барыла. Заманча Балалар йорты авыр язмышлы балалар өчен уникаль, күп функцияле оешма.

Балалар йорты балаларга яшәү өчен шартлар булдыру һәм тернәкләндерү өчен исәпләнгән. Ул Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә урнашкан ике бүлектән тора.

Балалар йортының Яр Чаллы филиалы 1982 елның ноябрендә шәһәр сәламәтлек саклау бүлеге мөдире К.М. Муллаәхмәтова тәкъдиме белән 4 нче шәһәр хастаханәсенең балалар бүлеге базасында ачыла. Аның төп максаты – ятимнәрне һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган, шулай ук үзәк нерв системасында тайпылышлары булган физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тернәкләндерү, сәламәтлекләрен тикшерү, белем һәм тәрбия бирү.

Соңгы яңарту: 2022 елның 18 октябре, 08:40

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International